Тэтимол 2015

КӨЯНТӘ[көйәнтә], миш. (ДС II: 79; ЗДС: 289, 343) кевәндә, кәнтә, күwән «коромысло; палка, которой помешивают мытье» ~ чув. кĕвенке < гом. кыпч., к. кр.-тат., нуг. күйэн, каз. күйеңте, көйәнте id. Федотов I: 268.

Дерив.: көянтәле (төрле мәгъ.), көянтәсез; көянтәлә-ү; көянтәлек; идиомалар: көянтә йолдызлыгы «орион» (күп телләргә характерлы, к. мар. вүдвара «көянтә», вүдвара шүдыр «орион»); көянтәле марҗа «энә карагы (бөҗәк)» = марҗа көянтәсе id.; энә карагын «көянтә» дип атау рус. коромысло, лат. (фәнни термин буларак) libella сүзләрендә дә чагыла (labella төп мәгъ. «үлчәү көянтәсе»).



Предыдущая статья            Следующая статья