Тэтимол 2015

КӨЯ I[көйә] «моль» > мар. кч. кийе, удм. кей, кийэ, морд. Э. ки (к. Исанбаев 1978: 119) ~ чув. кĕве, тат. диал. (брб., миш.) күә, кеwе ~ гом. кыпч., алт. күйе, уйг. күйә (> үзб. куйа), төркм., ком. гөйә, гүйэ, кырг. күйö, күбö ~ төр. güve, хак. күү «көя» < бор. төрки kǖjе id., кайбер телләрдә бүтән зарарлы бөҗәкләрне, нөреләрне белдерә; к. ш. ук эвенк. куйур, як. кöйүр ~ бур. хүйр, монг. гүүр id. Бу сүзне гадәттә көй-ү сүзеннән чыгаралар. Чөнки күп кенә телләрдә (уйг., нуг., каз., к.-калп.) күйе «корым, көйгән төш», ләкин М. Рясянен (Räsänen 1969: 297) бу сүзне Урал-Алтай уртак сүзләр җөмләсенә кертә (к. фин. koi «көя»). Чаг. ш. ук Көя II, мар. кöгер «пешкән, көйгән төш», кöгершĕ «көя». ЭСТЯ III: 94; Федотов I: 268–269; ССТМЯ I: 424–425 (эвенк. һ.б. куйи- «кигәвен корты үсү» сүзе белән чагыштыра).



Предыдущая статья            Следующая статья