Тэтимол 2015

КӨШЕЛ I[көшөл] «ворох зерна на току» ~ мар. күшүл, кĕшĕл, кышыл > чув. кăшăл «коршау, түгәрәк кыса (мәс., иләкнеке); көшел; кибәк өеме», к. ш. ук чув. кăшăлла- «коршау кидерү; өем өю», кăшăллан- «түгәрәк ясап басу (уенда)» һ.б. Чув. һәм мар. материалларыннан күренгәнчә, сүзнең төп мәгънәсе «түгәрәк кыса, кабык коршау» һәм бу хәл көшел сүзен рус. кошуля (ш. ук кошь, кошьница) «ашлык савыты; көлтә ташу өчен читән кырандас» сүзе белән (гом. слав. тамыры) тәңгәлләргә комачаулый. Чаг. удм. кусул «киртә карамасы, дүңгәләк», куасаль «бөгел, бөгелеш», *кус- «бөгү». Гомумән, көшел- фин-угор телләреннән булса кирәк (Räsänen 1969: 312). Р.М. Федотов (I: 265–266) моңа каршы, ләкин без аңа кушылмыйбыз.



Предыдущая статья            Следующая статья