Тэтимол 2015

КӨШБӘТ диал. «чин, нормальное поведение». Ачык түгел.

Дерив.: көшбәтсез ~ башк. көшбәтһеҙ «җыйнаксыз; шыксыз».

Без түбәндәге фаразны хөкемгә куябыз. Көшбәт < төр. köşebent < фар. кушбäнд «хәрбиләрнең чинын белдергеч – күкрәккә кыеклатып алына торган укалы киң каеш һәм шундый ук бил каешы» сүзеннән булган тәкъдирдә көшбәтсез «җәза чарасы буларак амунициясе салдырылган (хәрби һ.б.)» була. Көшбәт сүзе Башкортстанда (трбс. һ.б.) билгеле, нәкъ менә башкортлар үзләренең милли хәрби формаларын XIX г. кадәр саклаганнар һәм аларның хәрби терминологиясендә фар. сүзләре булган.



Предыдущая статья            Следующая статья