КӨЧЕРГӘН-Ү[көчөргән-], көчәргән-ү «напрягаться» ~ башк. көсөргән- id. – *көчергә- фигыленең кайт. юн., к. алт. күчүркэ-, як. күсүркэ- «көч белән мактану; көч куллану», яз. монг. kücürke- «көчләү» (-ырка//-иркэ кушымчасы ярдәмендә көч < күч сүзеннән ясалган; чаг. тат. диал. алпырка- «алып булып кылану»). Дерив.: көчергәнеш «киеренкелек» һ.б. регуляр формалар. |