Тэтимол 2015

КӨЧЕК[көчөк], диал. көцек, кŏчык, кŏчŏк «щенок» ~ башк. көсөк, чув. кăчăк, мар. кычык «эт; көчек» ~ уйг., үзб. күчүк «эт, көчек», алт., к.-балк., кырг. күчүк «эт; бүре баласы», каз. күшик, нуг., к.-калп. күшүк «эт», угыз телләрендә һәм ком. гүчүк, гүҗүк һ.б. «көчек» (к. ЭСТЯ III: 92–93). Э.В. Севортян буенча, сүзнең тамыры *күч, *күчи «эт», бу алт. күчегеш, хак. күчүгеш (~ себ. тат. көцөгәц ) «көчек» сүзеннән күренә (күчү-гэч). Кр.-тат. küçü «көчек», küçü-küçü «көчекне чакыру ымлыгы» ~ рум. kutu-kutu id.

Күч, күчи тамыры киң таралган күти тамырыннан, к. бор. гом. ир. küti, коми. кути, кутян, кутю, кочи < бор. перм. kиčэ (к. КЭСК: 147), венг. kutya, рус. кутя, кутёнок, кутёк «көчек, эт»; шуларга охшаш күп кенә бүтән сүзләр Г.Е. Корниловның «Названия для канис в чувашском языке» (1970: 185–186) мәкаләсендә китерелә. К. ш. ук Фасмер II: 433–434; ССТМЯ I: 385 (эвенк. һ.б. качикан, качи, кэчи «көчек» тур.). Чаг. Кече.



Предыдущая статья            Следующая статья