КӨЧЕГӘН[көчөгән] (Бәетләр 1960: 30) «подорлик», себ. (Тумашева 1992: 137) көцөгән «орёл; беркут» > мар. кч. күсүгäн id. < гом. кыпч., к. башк. (БТДҺ: 156) көсөгән, көсәгән, кырг. күчүгöн, алт. күчүгäн, каз., к.-калп. күшүгöн, күшиген ~ төр. gücügen, gucegen, алт. диал. күчүүгэн < *күчэwгэн «бөркет һ.б.ш. ерткыч кошлар» – монг. телләреннән булса кирәк, к. кырг. күчүгүт, күчүбүт «көчегән» – күчүгэн сүзенең монг. күп. формасы. Räsänen 1969: 306; ЭСТЯ V: 130 (боларда материал безнекеннән ярлырак). |