Тэтимол 2015

КӨТ-Ү «ждать, ожидать; пасти» > чув. кĕт-, мар. күт- < гом. кыпч., уйг. күт-, төр. güt-, төркм. гүт-, гүйт- һ.б. id. (ЭСТЯ III: 107–108). Кайбер телләрдә «тәрбияләү; карау, саклау» мәгъ. ия, к. себ. күүт - id. (қапқа күˉтүци «привратник», к. Радлов. Материалы IV: 367).

Көт- < күүт- катлаулы семантик һәм морфологик структурага ия һәм шунлыктан бу сүз астында ике яки хәтта өч бор. сүз бар дип уйлыйлар. «Көтү көтү» мәгъ. күүт- бор. күү- (küˉ-, к. ДТС: 322) «саклау, күзәтү» фигыленең йөкл. юнәлешеннән гыйбарәт. Бу бор. күү- исә (кырг.) күй- < *кü- (аз., төр) küd- яңгырашларыннан булса кирәк. Күүт- «көтү» фигыленнән тыш. бор. küt < küüt «көтү, көтем» исем сүзе дә булган (к. ДТС: 330). Шуннан *küwĕt «көтү, өер» ясала алган.

«Көтеп тору» мәгъ. күт-, күүт- бор. *күлт- сүзеннән булырга тиеш, к. бор. монг. küličimu «көтеп тору». К. Räsänen 1969: 306, 312; Федотов I: 288; ЭСТЯ III: 107–108.

Дерив.: көтел-ү, көтеш-ү, көттер-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья