Тэтимол 2015

КӨСӘ-Ү, диал. көстә-ү (ш. ук. көсән-ү, көстән-ү ) «пожелать; жаждать (чего); переживать» ~ башк. қөçә-ү, чув. күште- < гом. кыпч. күсэ- < бор. төрки (ДТС: 329) küsä-, төркм. күйсе-, яз. монг. küsе- id. Кар. кöстүн-, күстүн- < кöрстүн- «көсәнү» сүзләренә караганда көрсен-ү (к.) белән тамырдаш. К. ш. ук нуг. күс «теләк», кр.-тат., төр. küs «ачулы», кар., ком., госм. күс-, бор. төрки (ДТС: 329) küs- «ачулану, җәберсенү». Räsänen 1969: 393.

Көсә- белән көстә- вариантлары арасындагы нисбәт ачык түгел. ЭСТЯ V: 135 (көстә- < күрстэ- варианты искә алынмый). К. Көстән-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья