Тэтимол 2015

КӨРПӘ II, диал. (Тумашева 1992: 111; БТДҺ: 165) күрпә «мягкое и тёплое качественное одеяло» < чыгт., үзб. күрпә, курпа «дөя йоны катылган юрган», каз., ком. кöрпэ «эчек, мех; эчек юрган», кр.-тат., төркм., уйг. һ.б. кöрпе, бор. төрки күрпә «яңа туган бәрән», хак. күрпе, кырг. күрпöң «көзен яисә кышын туган бәрән» (нәкъ шуларның йоны йомшак һәм җылы була). Ихтимал, көз < күз < *күр сүзе белән тамырдаштыр. Федотов I: 282; ЭСТЯ V: 116–118 (бай материал). Рус курпей «бәрән тиресе» < төрки kürpä «яңа туган бәрән» һ.б. тур. Аникин: 332.

Көрпә < күрпә сүзе күп телләрдә (алт., кырг., төр., уйг., монг.) күрмә, күрмэ, күүрмэ «көрпә куртка» сүзе белән (к. Көрмә ) бердәйме – әйтүе кыен.



Предыдущая статья            Следующая статья