Тэтимол 2015

КӨРӘШ «борьба» – көрәш-ү сүзе белән нисбәтле, ләкин турыдан-туры бу фигыльдән килеп чыкмый, уйг. күрәш, кар., алт., нуг., каз. күрэс, төркм., төр., гаг. гүрэш, тув. хүрэш, төр. диал. guleş, аз. гүләш һ.б. бор. күр- «бәйләү» (к. Көрмә-ү ) сүзеннән, к. Э. Фозилов (Үзб. кураш // Ўзбек тили ва адабиёти масалалари. № 3, 1960: 57) к.-калп., үзб. диал. кур, уйг. күр «билбау» сүзеннән чыгара (төрки көрәштә көрәшчеләр махсус билбау кулланалар), Э.В. Севортян да шул фикерне яклый. Рясянен көр сүзеннән ди.

Көрәш сүзе абстракт мәгънәдә тат. телендә XX г. гына кулланыла башлаган (элегрәк шул мәгънәдә, мәс., Г. Исхакый телендә, тартыш сүзе кулланылган, аңарчы гарәпчә мөҗадәлә кулланыла). К. Көрәш-ү, Көрдәш-ү. Räsänen 1969: 310; Федотов I: 280; ЭСТЯ III: 80–81.



Предыдущая статья            Следующая статья