Тэтимол 2015

КӨРӘН «бурый, цвета засохших камышей», диал. (Тумашева: 109–110; ЗДС: 304, 330–331) «коричневый», «о чернилах – фиолетовый», (Будагов II: 120) кÿрең «бурый, саврасый» > чув. кĕрен, мар. (Саваткова: 73 һ.б.) кĕран, көрән, кÿрэн, удм. курень, курен «көрән», кырен «шәмәхә» < гом. кыпч., алт. күрэн, күрен, уйг. күрәң, ком. гюрен, тув. хүрең, бор. монг. küreŋ – хәз. монг. хүрэн, бур. хүрин, хүрүң, тунг. курин, күрэн һ.б. «көрән; көрәнгә якын төсмерләр». Кайбер телләрдә аеруча ат тур. (бор. заманнарда көрән, җирән һәм туры атлар яхшырак дип исәпләнгән): кр.-тат. (Dobr. II: 403) küren «кофе төсендәге, куе сары, туры (ат тур.)» диелгән, аз. диал. күрән «җирән», як. күрäң, күрүң «кара җирән» һ.б. Сүзнең тамыры*күр-, к. тув. хүргүл «көрән», бор. монг. küregčin «көрән терлек», ком. гöзен «көрән» < *кöргэн (-рг- > -з-). Гипотетик күр тамырын көз < күз белән чагыштыралар (дала көзен көрән төскә керә). Чаг. Көз, Көзән, Күрән, Күрә-ү. Räsänen 1969: 310; Федотов I: 278–279; ЭСТЯ V: 146–147; ССТМЯ I: 437.

Дерив.: көрәнсу; көрәнлек; көрәнәй-ү һ.б. Көрән сүзенең көтелмәгәндә «шәмәхә» мәгънәсен алуы шуның белән аңлатыла: элек – ХХ г. башларына кадәр – язу карасын имән чикләвеге кабыгын төнәтеп ясаганнар һәм ул «көрән» төстә булган. Шундый язу каралары шәмәхә төскә алмаштырылгач та, атамалары искечә калган һәм көрән сүзе шәмәхә төсне белдерә башлаган. Хәлбуки чын көрән төс шәмәхә төстән кискен рәвештә аерыла.



Предыдущая статья            Следующая статья