Тэтимол 2015

КӨПШӘК I«рыхлый, пористый», «дряблый», диал. (ДС II: 118; ЗДС: 342, 355) күпшәк, күбешәк, күбешек «вспученный; рыхлый», күбешкәк «склонный вспучиваться» ← күбеш-ү «күбеп кабарып чыгу» ← күп-ү (к.). Аналогик ясалыш модельләре барча төрки телләрдә бар бугай, мәс., чув. (Ашмарин VI: 160–164) кăпшак, кăпăшка ← кăпăш ← кăп- «көпшәк ← күбеш- ← күп-ү»; кырг. көпшөк [кöпшöк], хак. кöпсек «кабарынкы, йомшак, көпшәк». К. ш. ук бор. төрки (ДТС: 304, 331) kevšäk, küvšäk «йомшак, зәгыйфь» ← kev-, küv- «йомшару, зәгыйфьләнү». Räsänen 1969: 291; Федотов I: 256.

Дерив.: көпшәклек; күпшәклән-ү һ.б. Чаг. (сүзьясалыш буенча аналогы) Йомшак.



Предыдущая статья            Следующая статья