Тэтимол 2015

КӨПКӘ (Будагов II: 112; БТДҺ: 153), себ. күпкә, кöпкә (к. Тумашева 1992: 102) «закут, хлев для молодняка; землянка» > манси. (Kannisto 1912: 135) köpkә < гом. кыпч., к. кырг. күпкö, кöпкö «кәбәртке, тирмә эчендә сул якта яшь бәрәннәр һәм бәтиләр урыны», алт. күпкä «вак мал өчен зимләнке» < *күрүпкэ, к. хак. (Бутанаев 1990: 102) күрүп «кош-корт зимләнкесе». Чаг. к.-балк. кюрке «өн, оя», башк. (БТДҺ: 154) көркә «көпкә, зимләнке»; к.-балк. гюрбе «келәт; алачык» – барысы да *күр (к. Көрә-ү ) тамырыннан булса кирәк.

Игътибарга лаек: башк. көпкә < *көрөпкә > көркә.



Предыдущая статья            Следующая статья