Тэтимол 2015

КӨҢСЕ-Ү, (ТТДС I: 288) күңсе-ү «быть с душком; начинать пахнуть дурно» < гом. кыпч., к. башк. (БТДҺ: 164) күңе-ү, күңне-ү, күмһе-ү, каз., алт., хак. қуңсы-, себ. қуңырсы- < гом. кыпч., к. каз. қоңырсы-, кырг. қоңурсу-, төркм. қоңурса- id. һ.б. тат. коңы, күңу (исе-конысы, исе-куңусы > исе-косы парлы сүзендә, к. ЛТ I: 74; ТТДС I: 251) < башк. қ уңы < (каз.) қоңы «ис» ← каз., кырг. қуң, қоң «анус, сасы ис; тән исе» ~ төр. koku «ис, исе», бор. төрки (ДТС: 457) qoqu- > себ. (Гиганов) қуқы-у «исләнү; янык исе килү һ.б.» Гомумән, қуң ~ қоң ~ қоқ тамыры һәм аның дериватлары бик күп, к. Räsänen 1969: 276; ЭСТЯ VI: 33–34, 65–66 (тат.-башк. сүзләре китерелмәгән).



Предыдущая статья            Следующая статья