Тэтимол 2015

КӨҢГҮРӘ, күңгүрә (К. Насыйри) «зубец крепостных стен, а также царского венца; крепостная стена с башнями» ~ төр. (Özön: 451) küngüre, künküre «гөмбәзнең иң биек төше; тамыр, үзәк». Штойервальд буенча, «кальга диварының башнясы». Барча чыганакларда фар. сүзе диелә. А. Тимергалин (: 239) фарсыча хәрәкәсез язылыштан чыгып кәңрә дигән сүз «ясый». Хәлбуки андый әйтелеш булмагандыр.



Предыдущая статья            Следующая статья