Тэтимол 2015

КӨНЛӘ-Ү, диал. (ТТДС I: 375), көнөлә-ү, кенелә-ү «приревновать, быть ревнивым» < себ., уйг., куман. күнүлә-, күнәлә- id. ← себ. (Тумашева 1992: 108–109), алт. диал. күнү «көнләү күренеше», күнү- «көнләү» ~ алт. (к. Радлов II: 1419–1441) күин- «көнләү» ← алт., кырг. күй- «гашыйк булу»; к. ш. ук бор. küni, künü, як. күнүү, төр. гүнү, алт. күнä, күне «көнләү (күренеше)», ш. ук «көнчелек, көнләшү» һ.б.; бу сүзне кырг. күнү «бер ирнең ике (өч һ.б.) хатыннарының берсе», бор. төрки (ДТС: 327) küni «яндаш хатын, кома» сүзе белән баглыйлар (Räsänen 1969: 309). Икенче бер урында (Op. sit.: 307) көннәш-ү не көен-ү белән баглый. К. ш. ук Көндәш. Чув. кĕвеç- «көнләү» сүзнең этимологиясен тагын да катлауландырып җибәрә. К. Көнәр, Көндәш , Көнче. ЭСТЯ III: 104–105; Федотов I: 269 (чув. яңгырашын аңлата алмаган).

Дерив.: көнләш-ү (көнлә-ү сүзенең урт. юн. аерым мәгъ. алган).



Предыдущая статья            Следующая статья