Тэтимол 2015

КӨНҖӘЛӘ, диал. (ДС II: 75) гөнҗәлә «кудель, прядево; очёски» ~ башк. (БҺҺ II: 110) көнйәлә «каба; чыгырык; көнҗәлә», чув. кĕнчеле, кăнчала, мар. кынзала, кунчыла һ.б. (күп вариантлар), удм. (Насибуллин: 123) күнзĕла < бор. рус. кунделя (яз. рус. кѫдѣль) ~ укр. кундель һ.б.; бу сүз артык киң таралмаган (тагы Д. болг. һәм чех телләрендә, к. ш. ук фин. kuontalo «көнҗәлә») славян сүзе дип карала (Фасмер II: 399), ләкин чыгышы-ясалышы ачык түгел. Федотов I: 274–275.



Предыдущая статья            Следующая статья