Тэтимол 2015

КӨНДЕЗ[көндөз], көндезен «днём» < гом. төрки күндүз, алт., хак. диал. күндүс, тув. хүндүс, төркм. гүндиз һ.б. «көндез», хак. көндес «көндез; көн артыннан көн; тауның кояшка караган ягы» ~ чув. кăнтăр [кŏндŏр] «көндез; төшлек; көньяк» ~ бор. төрки *kündüri id. К. ш. ук кырг. күндүң «кояш нуры» ~ к.-балк. кюннюм «көнгә караган кашлак», як. (Пекарский I: 1297, 1299) күндäл, күндүл «ялтырак, балкышлы». Бу бор. сүз (r ~ z) андыз, балдыз, кондыз һ.б. моделендә ясалган булырга тиеш: -дыз//-дез морфемасының асылы әлегәчә ачыкланмаган, бик ихтимал, ул тәүдә -ныз//-низ яңгырашында булгандыр (-нн- > -нд- диссимиляция булган), к. ком. гүннүз «көндез», чаг. тат. диал. (крш.) кенне- < көннө- «яктырып китү, балку» (ТТДС I: 238).

Чув. кăнтăр [кŏндŏр] < болг. *көндөр яңгырашыннан. Räsänen 1969: 264; Федотов I: 255; ЭСТЯ III: 102–103.

Дерив.: көндезге, көндезгелек.



Предыдущая статья            Следующая статья