Тэтимол 2015

КӨНДӘШ «соперница, одна из жен (при нескольких жёнах)», яңа мәгъ. «соперник (в деле, игре и т.п.)» < гом. кыпч. *күндэш (> нуг., каз., к.-калп. күндэс, күндәс), уйг., үзб. диал. күндәш, кырг. күндöш, төр. gündeš, gündaš id. тамыры көн < күн < күнү (?) сүзен кыт. küәn «хатыннар бүлмәсе» сүзеннән дип уйлыйлар (Çagatay 1961: 23): чув. күй «туй бүлмәсе» сүзе дә шул ук кыn. сүзеннән булса кирәк һәм бу факт әлеге кыт. сүзенең бор. төркиләргә яхшы таныш булганлыгын күрсәтә (к. Күлән ).

Көндәш сүзенең көнлә-ү, көнче сүзләренә тамырдашлыгы, беренче карашка «күзгә ташланып торса» да, төпченеп караганда шактый бәхәсле булып чыга, к. Көнлә-ү, Көнче.



Предыдущая статья            Следующая статья