Тэтимол 2015

КӨНӘР диал. «чёрная зависть» ~ к. башк. көнәрке «туймас», көнәрке-ү «барысын да үзеңә алырга тырышу, бүтәннәрнең уңышына эч пошу», көнәркәш «көндәш», көнәркәт «хөсетчән, көнләшүчән», себ. күнәргәш-ү «кешенең уңышыннан көнләшү». Тамыры – күн- (себ. тат.) «көнләшү (кеше уңышыннан), кызгану», ясалышы ачык түгел.



Предыдущая статья            Следующая статья