Тэтимол 2015

КӨН I«день; солнце» (к. көнчыгыш «восток», көнбатыш «запад») < гом. төрки күн < күүн > төркм., төр. гүн һ.б., безнеңчә, гом. тунг. (күп фонетик вариантлары белән) гēвун «таң» (ССТМЯ I: 145) белән чагыштырылырга тиеш. Чув. кон > кун «көн» үзенчәлекле үзгәрешләр кичергән сүз (һәм борынгылыкны чагылдырмый).

Тат. көн күр-ү ~ чув. кун кур-, хак. күн кöр-, як. күнү кöр- «нормаль яшәү» фар. руз дидан id. тәгъбиреннән бор. калька булса кирәк. Көн күр- нигезендә көнкүреш һ.б. сүзләр ясалган, к. Будагов II: 164–165.

Көн < күн һәм төн < түн сүзләренең охшашлыгы аңлы рәвештә (шаманнар тарафыннан) хасил ителгән булса кирәк; чаг. бор. кыт. хунь-тунь «беренчел галәм» – галимнәр фикеренчә, тәүге «күк-җир (җир-күк)» яисә «су (диңгез) һәм күк» мәгънәсендәге тәгъбирдән килә; ул вакытта, ихтимал, күн «көн» – «күк», ә түн «төн» «төпсез диңгез, су» (к. Диңгез ) мәгъ. булган. Күп кенә бор. кыт. һәм бор. төрки сүзләрнең тамырдашлыгы шиксез. Федотов I: 306–307; ЭСТЯ III: 100–102.

Дерив.: көнлек, көнлекче; көммә-көн (ТТДС II: 200) < чыгт. күн-бәкүн- «көн сөен». К. Көндәлек , Көндез.



Предыдущая статья            Следующая статья