КӨМЕРЕ[көмөрĕ] «горбатый (который горбатится)», «горб» – о лошади и пр. ~ башк. көмөз, көмөрө, көмөрөй, кырг. кöмöрö, кöмкöрö «бөкре; йөзтүбән, бөк (ашык уенында ашыкның торышы тур.)». Башк. көмөҙ «бөкрәйгән» көмөрө белән бердәй булса, көмере чув. яки монг. телләреннән булып чыга (бор. -р сакланган вариант). Диал. көмере күпер «(Кытайдагычарак ясалган) бөкре күпер» сүзе дә бу нигезнең көнчыгыштан килгәнлеген күрсәтә бугай. К. ЭСТЯ III: 100 (гүбүр тур.). Дерив.: көмерәй-ү «бөкрәю». |