Тэтимол 2015

КӨЛТӘ «сноп» > чув. кĕлте [көлтэ], мар. кĕлтä, удм. культо, коми. кольта, култа id. (бу сүз тат. теллеләрнең Х г. ук Идел-Урал регионында яшәгәнлеген раслый, чөнки коми халкының бабалары шул гасырда төньякка күченгәннәр) < гом. кыпч., уйг., үзб. диал. (ЎХШЛ: 151) күлтә «көлтә, бәйләм, дәстә» ~ төркм. күлтер «бау төргәге», төр. külte «бәйләм, төргәк, букет» (Мухамедова 1973: 130) һ.б. гом. төрки күл-, алт. диал. күлү-, төркм. гүйл- бор. монг. küli- < küjli- «бәйләү, бәйләп кую, көшәнләү» (к. ЭСТЯ III: 95–96) фигыленнән, к. Кешән. Федотов I: 272–273; ЭСТЯ VI: 139–140.

Дерив.: көлтәле; көлтәлә-ү .



Предыдущая статья            Следующая статья