Тэтимол 2015

КӨЛӘПӘРӘ, диал. көрәпәлә «шлем с пелериной, капюшон» ~ башк. (БҺҺ III: 83) колапара «сарык тиресеннән тегелгән һәм иңнәрне дә ябып торган баш киеме», каз. күләпара «киң колакчынлы хатын-кыз бүреге» (к. Будагов II: 133) < фар. күлаһибәррә «канатлы очлы бүрек»: күлаһ (> иске тат. күляһ, көлаһ – «нәкышбәндиләрнең рухани дәрәҗәгә күрә төрлечә тегелгән очлы бүреге», уйг. кула, кырг. күлö «дәрвишләрнең чуар бүреге», төр. külah, гаг. кулаф «дәрвишләрнең очлы бүреге; манара башы; шлем» һ.б.) һәм бәррә «бәрән (тиресе)». Димәк, кәләпәрә «мехлы көлаһ».



Предыдущая статья            Следующая статья