КӨЛ «зола» > чув. кĕл < гом. төрки күл (> тув., хак. хүл) id. Барча телләрдә дә «көл» мәгъ. сүзләр – иң борынгылардан, чаг. (ССТМЯ II: 347) эвенк. һулэптэн, эвен. һултэн, маньч. фулэнги «көл». ЭСТЯ VI: 137–138. Дерив.: көлле, көлсез; көллек; көллән-ү; көлсу, көлсыман (туфрак). К. Көлчә. |