Тэтимол 2015

КӨЙ-Ү, диал. кү-ү, кеw-ү (ДС I: 118 һ.б.) «подгорать, тлеть», күч. «горевать» (горе горевать мәгъ. күчеше тур. к. Фасмер I: 440) < гом. кыпч. күй- < гом. төрки кöй- ~ угыз. гöй- id., уйг. диал. кöй-, кар. киw- < бор. төрки köj- < *kög- «яну» (чаг. бор. монг. kögji- «яну, янып китү»). К. Көйрә-ү, Көя, Күмер.

Дерив.: көел-ү, көен-ү, көеш-ү, көйдер-ү; үзенчәлекле дериватлары: көек-ү (көегү) «чамадан артык көю (ашамлык тур.)»; көек [көйөк] «урман янган урын, янык» (бу сүздә көй-ү «яну» мәгъ. сакланган), «кайгы», көенке «куе кызыл төс» (ТТДС I: 274), көялән-ү «кайгырып борчылу» һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья