Тэтимол 2015

КӨЙМӘ I«большая лодка, судно, корабль» – дөресрәге киймә, гом. диал. (күп төбәкләрдә), башк. кәмә, тат. кимә < хак. кимэ, гом. төрки кэмä, кäмä, уйг. кәми, кими >> төр., төркм. gemi, төркм. гәәми, кәәме (к. Räsänen 1969: 251; Мухамедова 1973: 120–121; ЭСТЯ III: 37–39). Төрки телләрдән күп күрше телләргә кергән, к. ЭСТЯ VI: 36. Тат. кәмә ~ кимә закончалыклы күренеш. Бу сүз бор. төрки käm, тув., хак. кэм, хэм, бур. хэм «Енисей; зур елга, Идел» сүзе белән баглы булса кирәк («зур елга каегы»). К. Кимәгәч.

Тат. әд. телендә карарлашкан көймә формасы көймәле каек тәгъбире тәэсирендә барлыкка килгән. Көймә ул көймәле кимә! К. Көймә II.



Предыдущая статья            Следующая статья