Тэтимол 2015

КӨЙ Iдиал. (миш., себ.) кү, күй «мотив, мелодия; лад; настроение» ~ чув. кĕвĕ < гом. кыпч., уйг. күй id. кырг., алт. күү, күй (бераз аермалы мәгъ.) < бор. төрки köˉg «мелодия» < бор. кыт. khyog > кыт. цюй «музыкаль инструмент; көй» (к. ДТС: 311), к. ш. ук тув. хöг, хак., монг. кöг «шатлык; көй». Кайбер тикшеренүчеләр көй һәм кү кытайча ике сүздән килеп чыккан һәм бор. кү, күй «дан, данлау» < кыт. сүзеннән диләр (Рамстедт), шуннан бор. төрки külüg «данлы» > кырг., алт., тув. күлүк «герой», хак. күлүк «хикмәт иясе» һ.б. (гомумән, бу сүзләрнең мәгъ. һәм вариантлары күп, к. Räsänen 1969: 286, 306–307, Номинханов 1975: 174 һ.б.). Идел-Урал регионында миш. кү, кеw һәм чув. кĕв, кĕвĕ вариантларының гомогенлыгы күзгә ташлана; көй сүзенең барлык мәгъ. һәм кулланылышлары чув. çем ~ мар. c′ем, удм. сям сүзендә кабатлана (калькалаштырыла), бу сүз бор. тат. җәм сүзеннән килә. Димәк, болг. телендә «көй» мәгъ. җәм сүзе кулланылган, ә кĕв сүзен чувашлар кыпч.-тат. теленнән алганнар. К. Ямь.

Дерив.: көйле, көйсез; көйлә-ү, көйлән-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья