Тэтимол 2015

КӨЗЛӘЧ, көзләwеч (ЗДС: 323) «животное (овца, коза) осеннего окота» диелгән. Күрәсең көзлә-ү «көзен бәрәнләү-бәтиләү» сүзе булган. Яисә көзлә-ү «көзен билгеле бер урында (көтүлектә) тору» сүзе булган (к. каз. күзде- id.) һәм көзләүдә туган бәрән-бәти дә көзләү (бәтие) дип аталырга мөмкин. Көзләвеч сүзе исә структурасы буенча бәрән-бәтигә түге, сарык-кәҗәнең үзләренә карый: «гадәттә көзен бәрәнли-бәтили торган».

Миш. сөйләшләрендә йәйләц, йәйләwец сүзе бар. Ихтимал, кышлач, кышлавыч сүзе дә бардыр.



Предыдущая статья            Следующая статья