Тэтимол 2015

КӨЗГЕ[көзгө] «зеркало» > чув. кĕскĕ, мар. күзгö, удм. күзгĕ, кызгы id. < гом. кыпч. күзгү, күзги id. < бор. төрки (ДТС: 321) közgü, közŋü, közüŋü «көзге» ← közün- «чагылу», к. «Мөхәммәдия»дә Сән ул күзгүнүң ичиндә [эчендә] күзүнгән рухи әгъзамсың. Бор. төрки *köz- «күрү, карау» (к. бор. төрки közgär- «күрсәтү», к. Күрсәт-ү ) сүзеннән, ягъни *кöзүнгү «күренге, күренгеч, үз-үзеңне карагыч» дигәннән, чаг. хак. кöрендес «көзге». К. ш. ук алт. диал. кÿзäңä ~ як. күһäңä «көзге». Гомумән, кöзүн- < *кöргүн-, ягъни кöр- «күрү» сүзенең *кöрүк- «күрергә тырышу» формасыннан. ЭСТЯ VI: 132–133.

Дерив.: көзгеле, көзгесез; көзгедәге, көзгедәгечә, көзгесыман һ.б. хәз. фәнни терминологиядә кулланыла.



Предыдущая статья            Следующая статья