Тэтимол 2015

КӨГЕЛТЕ[көгөлтĕ], көйөлте диал. (ДС I: 114) «кулик», чаг. ш. ук көйөлтке «куропатка». Үзгә язылышларда көгөлде, көгөндә, көйөлткө (Тумашева 1992: 101) ~ башк. (БТДҺ: 149) көйөлгө «кулик», көйөлдөр «зур шөлди» – көй ~ кöг «көй, көйләү» сүзеннән булырга тиеш (бу кошларның еш кына сайрап йөрүеннән). Чаг. Көелте, Көйгәнәк.



Предыдущая статья            Следующая статья