Тэтимол 2015

КӨБЕРГӘЕЛ[көбөргәйĕл] «жаба; черепаха» < *көбөрткәйле, к. башк. (БТДҺ: 73, 148) гөбөргәйел, көбөргәйел, нуг., к.-калп. күбирткейли (бака) «талпан; гөберле бака; ташбака», каз., кырг. күбүргöлүү бақа «ташбака, гөберле бака», кырг. күбүргö «селкенчәк, тетрәвек саз» – асылда «тире капчыклардан тезелгән күпер», гом. кыпч. күбүркэй, күбүркэ «йөзмә күпер салу өчен файдаланылган тире капчык» (к. Күпер ) сүзеннән (чаг. тат. гөберкә «гөберле бака тәнендә аерым-аерым торган мүкләч бизләр; шәлдәге кабарынкылыклар – бизәк күпермәләре»), к.-балк. кюбюр [күбүр] «сандык, тире сандык». Төр. (Будагов I: 141–142) кöпүрлү бэга «гөберле бака».

Бу мәгъ. күчешләрендә кулланылган метафоралар: кырг. телендә «селкенчәк саз < йөзмә күпер сыман (саз)», тат. телендә «күпертеп эшләнгән (шәл бизәге) < рәттән тезелгән үзара тигез тире капчыклар (сыман)»; кырг. телендәге күбүр «боз боткасы, су өстен каплап йөзгән вак бозлар < тире капчыклардан торган йөзмә күпер» һ.б. бик аңлашыла (заманында алар һәркемгә таныш булган әйберләрне белдергәннәр).

Ташбака төрки телләрдә еш кына «савытлы бака» мәгънәсендәрәк булган сүзләр белән белдерелгән: ком. қапқачлыбақа, тақалыбақа (тақа «чүлмәк; баш сөяге»), каз., үзб. қурбақа, гаг. курбаа, төр. kurbağa «ташбака, гөберле бака» < кувурбака (кувур < кубур «кубыр, кобура»); венг. teknösbeka «ташбака»: teknö «ялгаш, тигәнә», beka «бака» һ.б. Чаг. ш. ук Ташбака.



Предыдущая статья            Следующая статья