КӨБӘЛӘ «мелкий кузнечик; кобылка» – рус. кобыла id. сүзеннән булса кирәк. Бу сүз исә, ихтимал, күбәләк (к.) сүзе белән баглыдыр (рус. кобыла «бия» тәүдә «чикерткә» мәгъ. булган булса кирәк, һәрхәлдә бу рус сүзенең ышандырырлык этимологиясе юк).