Тэтимол 2015

КӨБӘ «кольчуга, панцирь» ~ чув. кĕпе [көбэ] «күлмәк; конверт» ~ нуг. күбэ, к.-балк. кюбе, ком. гюбе, кырг. күбö, кр.-тат., төркм. күве «көбә», алт. диал. күбе «гайка; җигемлектә – алка, дүңгәләк» (көбә – аерым алкалардан тезелә), гаг., төр. küpe «колак алкасы, сырга» ~ гар. күббä «алка» (төрки телләрдән булса кирәк), к. яз. монг. köˉhe < *köböhe «көбә» (к. Поппе 1938: 220), чыгт. күпэ, күбә «шайман» (Будагов II: 142). К. ш. ук Көпе. Федотов I: 275 (көбә сүзен кәбәнәк һәм күбәк сүзләре белән бәйли, ләкин семантик җәһәттән бу чагыштырулар бик шикле). Сафаров: 44; ЭСТЯ VI: 129–130 (без китермәгән мисаллар күп).



Предыдущая статья            Следующая статья