Тэтимол 2015

КОЯШ «солнце» < гом. төрки қуйаш id. (ләкин бу сүз кыпч. һәм угыз телләрендә сирәк очрый) < бор. төрки qujaš ~ як. куйаас, куньаас «эссе» ~ чув. хĕвел «кояш» < бор. төрки qıval id. М. Кашгари бор. текстта qıznıŋ … burnu qıval дигәнне «борыны төз» дип аңлаткан, ләкин контексттан күренгәнчә, burnu qıval «алды кояш» дигән сүз. К. бор. төрки burun «алгы як, ал» (к. ДТС: 126); башк. диал. кыуал «тирмәнең түбә ачыклыгы» ~ венг. hajnal «таң», хант. куныл «эссе». Кояш сүзен көнәш (к.) сүзеннән дип аңлату исә фонетик җәһәттән нигезләүгә мохтаҗ. ЭСТЯ VI: 122–123.

Дерив.: кояшлы, кояшсыз; кояшлан-у.



Предыдущая статья            Следующая статья