Тэтимол 2015

КОТЫЙ[қŏтŏй], диал. қŏтŏқ «коробочка, круглая деревянная кружка с крышкой (для хранения непищевых предметов)» ~ башк. қŏтŏқ, каз. қŏты, нуг., к.-калп. қуты, қутық, ком. қутуқ, үзб. қутти, алт. котты, кырг., госм., гаг., кр.-тат. қуту id. (кайбер телләрдә «дары савыты»), аз., төркм. ғуты, як. кытыйа id., ләкин борынгырак яңгыраш тат. сөйләшләрендә: кŏтŏл (ТТДС 1992: 176) < кŏтŏр «кузак; мөгез савыты» < бор. төрки (ДТС: 474–475) qutur, qutuz «болан; як» сүзеннән булса кирәк. Котый, димәк, «як мөгезеннән эшләнгән савыт» булган. Бор. ядкәрләрдә, төркиләр (кыргызлар) хуту дигән мөгез белән сәүдә итәләр, дип языла (мәс., Гардизи). К. түбәндәгене.

Тат. телендә кечерәйтү формасы – котыйчык, котырчык ~ төр. kutucuk һ.б. киң таралган. К. Кутаз.



Предыдущая статья            Следующая статья