Тэтимол 2015

КОТЛА-У «поздравлять» ~ чув. хăтла- < гом. кыпч. қутла- (к.-калп., кырг. қутта- һ.б.) id. К. ш. ук котлык < гом. кыпч. қутлуқ «бәхетлелек» (кырг. қуттуқ) < бор. төрки qutluγ «котлы» һ.б. qut «кот, бәхет» сүзеннән (котла-у «кот бирү»).

Өйдән чыгып китүчегә: Сиңа юл котлык, миңа өй котлык дигәннәр (бу әйтем «тизрәк чыгып кит» мәгъ. дә әйтелгән). Элек юлда туган балага Юлкотлык, Котлыюлай дип исем кушканнар.



Предыдущая статья            Следующая статья