Тэтимол 2015

КОТ «дух нормального состояния и счастья; присутствие духа и одухотворенности, красоты и т.п.» ~ чув. хăт, удм. кыт, кут, мар. кут id. < гом. төрки қут < бор. төрки qut, qawut «фазыйләт, бөеклек» (ДТСта qut II «бәхет» аерым сүз итеп бирелә), чаг. ш. ук алт. коот «юаныч». Кетт телендә kγut, kūt «шаманның ярдәмче рухы» (Donner К. Ethnological notes about the Jenisey-ostjaks // MSFOu LXVI, H. 1933), кор. qut «магия» ~ төрки қут (к. Ramstedt 1949: 132). Кыргызларда кут «җиде сәдәп яисә кургаш курчактан гыйбарәт фетиш (аны кеше үзе белән йөртә)», бор. монг. gutug, γutuγ, qutuq > хәз. монг. хутух, хутаг «кот, бәхет» > эвенк. куту, коту, кута id., маньч. хутури «бәхет, мач». Безнеңчә, тат. диал. кортла-у «котлау», кортыл- < чыгт. қуртул- «котылу» сүзләрендәге қорт тамыры бор. яңгырашны чагылдыра һәм бор. яңгыраш *қағурт < *қаңурт «кургаш җан» (к. Каң һәм Үрт ).

Кот курчакларны кургаштан койганнар ич. Хәер, бу безнең фараз гына. Бу фараз файдасына түбәндәгеләр дә «су коя».

Кот сүзенә һәр җәһәттән – үзенең яңгырашы, мәгънәләре, фраземалары белән – мар. орт, öрт, коми. орт, урт, удм. урт «кот, җан» охшаш. Бу сүз болг. (яисә бүтән бер бор. төрки) *һорт ~ һурт < *хурт < қурт «кот» сүзеннән булуы бик ихтимал.

Кот < кут сүзе (әлбәттә) тунг.-маньч. һәм монг. телләрендә дә киң таралган. Монг. хутухта, кутухта, хутагта «монгол буддистларының рәсми башлыгы» (католиклардагы папа шикелле) ← бор. монг. xutuγtu, qutuγtu «котлы» id. ← qutuγ «кот» (к. Аникин: 37). Чаг. бор. төрки, гом. төрки котлы, кутлу, кутлуг – монарх титулы (үзенә кот бирелгән кеше мәгъ.), idi qut, idi qurt (ДТС: 469) «кенәз».

Кот сүзе тур. әдәбият бик ишле, к. Bombaci A. Qutluγ bolsun // UAJ, 36 (1965) – UAJ, 38 (1966); Paasonen H. Uber die ursprunglichen Seelevorstellungen bei den finnisch-ugrischen Völker und die Benennungen der Seele in ihren Sprachen // JSFOu XXVI. 1909: 1–27; Rahmeti-Arat R. Der Herrscher titel Ïduq-qut // UAJ, 35, B. 1964; Donuk: 77–88; Федотов II: 335–336; ССТМЯ I: 440.

К. Коткар-у, Котла-у; Котыл-у; Котыйчык; Курчак һ.б. сүзләрдә дә қут тамыры бар дип фараз ителә.



Предыдущая статья            Следующая статья