Тэтимол 2015

КОРЫЧАГАЧ[қŏрŏчаºғач] «ясень» < көреч агач ~ ком. гүйрүч, чув. кавăрăç, кавăрç id. ~ венг. körisfa (fa «агач») id. тат. диал. (Тумашева 1992: 102, 110) көрөц, қүрүч, күрүц «дөге» < бор. төрки > фар. гурунч, гүринч «хөрмә талы; дөге» сүзеннән (көреч агачы сабаклары дөгенекенә охшаш). Корыч агач дию халык этимологиясеннән.

Көреч, гөреч < күрүч, гүрүч «дөге» күп төрки телләрдә очрый: к. каз. күрүш, кырг. күрүч, бор. төрки kürüč, gürüč «дөге; пылау» (ДТС: 195, 329).



Предыдущая статья            Следующая статья