Тэтимол 2015

КОРЫЧ[қŏрŏч], себ. қуруч «сталь» ~ чув. хорçă, хурçă, хурăç < болг. *һурыч > мар. хурыс, урас, урсо «корыч; сыра көче» < бор. төрки (ДТС: 467) qurč temür «үткер тимер; корыч» (qurč «чыдам, ныклы») сүзеннән эллипсис; к. себ., кар., куман. қурц, уйг. қуруч (> каз. қуруш, қурыш) «корыч» ~ үзб. қурч «точ; бронза; саллы», кырг. қурч «корыч; үткер, кайнар, темпераментлы», алт. қурч «үткер, кискен, чая», госм., төр. kurç «корыч; үткер», калм. хурц «үткер» < бор. монг. (Поппе 1938: 311) qurča «җете, үткер», чаг. маньч. курчала- «корымлау, тимерне корымда чыныктыру» (курча «корым»), куварчана- «каралу, корымлану». Шулай итеп, ахыр чиктә корыч сүзе бор. төрки (?) *қуварча «корым» сүзеннән булып чыга (әйтергә кирәк, корыч ул – үзендә карбон күбрәк булган тимер). Тимергалин: 256–257.



Предыдущая статья            Следующая статья