Тэтимол 2015

КОРЫТ[қŏрŏт], диал. қŏрт «курут, сушёный сыр» < гом. төрки қурут id. ~ бор. ядкәрләрдә грут, грунт (В. Рубрук) – төрки-монг. күчмәннәрнең төп азыгы, к. гом. кыпч. қурт, төркм. һ.б. угыз қурут, ғурут, хак. хурут, алт. диал. қурғут id. һ.б. (ЭСТЯ VI: 156–167), к. ш. ук яз. монг. xurud, хәз. монг. хурууд < қуруғуд «эремчек, сыр». Гомумән, монг. телләрендә ясалган булса кирәк. Бу сүзне гадәттә коры-у фигыленнән дип карыйлар («корытып киптерелгән эремчек»), к. Räsänen 1969: 304; Аникин: 332–334, 629 (шунда ук бай әдәбият күрсәтелә). Ләкин, безнеңчә, бу сүз бор. төрки қур «запас азык» сүзеннән, к. як. курула-, курут- «запас калдыру». Чаг. рус. курсун, корсун, коршуны «эремчеккә җиләк-җимеш болгатып ясалган һәм кышлыкка киптерелгән күмәч-тәмәч» ~ бур. хурһан, калм. хурен < бор. монг. (Ramstedt 1935: 199) *xurisun id. ССТМЯ I: 438.



Предыдущая статья            Следующая статья