Тэтимол 2015

КОРЫН II[қŏрŏн] иск. «век, эпоха» > мар. курым «гасыр» < гар. қурӯн «гасырлар, еллар» һ.б.ш. ← қарн «мөгез; мөгездәге еллык сырлар». Чаг. Зөлкарнәй «ике мөгез иясе» – Македонияле Искәндәр (Александр Македонский)ның кушаматы. Қарн тамыры ностратик характерда (чаг. ним. Horn «мөгез» һ.б.)

Дерив.; элекке терминологиядә коруне әүла «борынгы заман», коруне вуста «урта гасырлар».



Предыдущая статья            Следующая статья