Тэтимол 2015

КОРЫМ I[қŏрŏм] «сажа» ~ чув. хăрăм, башк. қором < гом. төрки қурум (хак. хурум), хак. диал. хурун < бор. төрки qurun «корым, көек», эвенк. куруң «көек», курунук «корым» (к. ССТМЯ I: 438), к. Радлов II: 936, Räsänen 1969: 304). Чаг. маньч. қуваргана > қургана «корымлану, каралу», курча «корым, көек, юшкын, кара күмер» һ.б. К. ЭСТЯ VI: 169.

Корым сүзенең бор. төрки qorum (ДТС: 460) > тув., алт. қорум, хорум «ишелгән ташлы тау битләве» сүзе белән бәйләнеше шикле. Әмма бу қорум < қором га тат. кŏм-кŏрыч < қŏрŏм корыч (ТТДС I: 204) «таркау, җимерек-ватык» сүзе тоташуы мөмкин.

Тат. тарихи әдәбиятында өченче бер корым – Кара Корым шәһәре – Чыңгыз империясенең тәүге башкаласы атамасы да очрый. Беренче карашка бик «аңлаешлы» күренгән бу атаманың корым га катнашы юк: монда корым < монг. хурим, қурим «зур гыйбадәтханә; хан сарае» сүзеннән. Бу сүз белән тат. диал. (миш.) курмыйш < курим йеш «авылның (мәҗүси) гыйбадәтханә һәм идарәханә урнашкан очы» сүзе баглы (йеш «парк»). К. Каракорым.

Дерив.: корымлы, корымсыз; корымла-у; корымлан-у.



Предыдущая статья            Следующая статья