Тэтимол 2015

КОРЫК[қŏрŏқ] «укрюк (длинная палка с петлёй в конце для поимки животного, скота из стада)» ~ башк. қŏрŏқ < гом. кыпч. қурық, қуруқ (ком. курух), уйг. қоруқ, қуруқ id. күп күрше телләргә кергән, к. венг. hurok, кабарда. гурыгъ «корык». Барлык этимологлар корык < ŏкырык < окуруқ > себ. тат. уқруқ, ŏқрық id. (к. Тумашева 1992: 162) дип карыйлар, к. тув., алт. урук, уурук, хак. диал. урух «элмәкле колга; аркан» < (як.) оғуруқ «корык» ← оғур, эвенк. окурга, бор. монг. ugūrga «корык» ← бор. төрки, бор. монг. oku- «челтәр белән кош тоту» (Poppe N. On some mongolian loan words in evenki // UAJ, XVI, №2, 1972: 95–96). Будагов II: 52–53 (төрле тарихи мәгъ. бәян ителә). Räsänen 1969: 516, ЭСТЯ I: 585–586. К. ш. ук Аркан.

Рус. укрюк < төрки *үкүрүк < уқуруқ тур. Аникин: 581, 592.



Предыдущая статья            Следующая статья