Тэтимол 2015

КОРШАУ [қŏршаw], кыршау «обруч; обод, ободок», диал. (ТТДС I: 264; БТДҺ: 200–201) «обшивка подола» < гом. кыпч., к. кар. қуршов, каз. қŏршау, ком. қыршав «коршау, билбау», төркм. қуршав (< кыпч.), нуг., каз. қурсав һ.б. < бор. төрки (ДТС: 468) quršaγ id.; тат., башк. телләрендә корша-у, кырша-у (к.) «әйләнәли беркетү, ныгыту, кыршаулау», (БТДҺ: 201) «бергә җыю» фигыле дә бар һәм коршау сүзе (исем) шуннан да, бүтән төрки телләргә бинисбәтән, килеп чыга алыр иде. К. ш. ук кушак куша-у.

Күп кенә төрки телләрдә куршаw < куршағ белән беррәттән шул ук мәгъ. курчаw > кырг. курчоо, кырчоо «коршау, тирмәне тыштан кысалап торган бау» ~ хак. хурчағ, қурчағ «коршау» ~ себ. (Тумашева 1992: 129) қоршақ «коршау; билбау» сүзе дә актив кулланыла.

Барлык бу сүзләрнең тамыры қŏр < қур «түгәрәк; алка; билбау» к. Кор. Будагов II: 75; ЭСТЯ VI: 150–152 (қуршаw < қуршағ һәм қурчаw < қурчағ нигезләре аерым карала, гомумән, шактый буталчык).

Дерив.: коршаулы, коршаусыз; коршаула-у.



Предыдущая статья            Следующая статья