Тэтимол 2015

КОР-У, диал. қора-у «ставить, воздвигать, строить; устраивать; составить; заряжать», диал. «запрягать» < гом. төрки (Будагов II: 77; Радлов II: 919) кур- id., қŏр < қур «түгәрәк» сүзеннән фигыль корреляты булса кирәк (тәүдә «түгәрәкләп тезү, түгәрәкләп утыру» мәгъ. булган), к. бор. төрки qur- «тирмә һ.б.ш. кору; хәрби теземгә тезү; керешне җәягә тарттырып кую». К. Кора-у, Корга-у. Будагов II: 77–78; Räsänen 1969: 302; ЭСТЯ VI: 156–157.

Кор-у сүзеннән төрки телләрдә дә, тат. телендә дә күп кенә сүзләр ясалган: корыл-у, кордыр-у һ.б. К. коргыч «чыбылдык, чаршау», корма «куыш», к. ш. ук Корал, Коргын «канат сөяге», Корылтай .



Предыдущая статья            Следующая статья