Тэтимол 2015

КОРКЫТ[қŏрқŏт]: Коркыт ата, Коркыт баба, Коркод (к. Әхмәтҗанов 2009: 157–163) «древний легендарный певец, бард и патриарх-вождь, святой, почти пророк у огузских народов, а также у казахов, башкир, у отдельных групп татар» ~ башк. (Народное творчество башкир: 34–35) қорқот, кузкурт, кормкут id. X–XII гг.дан аның тарихи прототибы – реаль шәхес булганлыгы тур. язмалар калган: Византия императоры Константин Порфироген бәҗәнәкләр Идел һәм Җаек буйларында яшәгәндә аларның башчысы Куркута булган дип хәбәр итә (Х г.), XII г. Гыймадетдин Исфаһани төрекмән кабиләсе гузларның әмире Коркуд булган ди (к. Короглы Х. Шаман, полководец, озан // СТ № 4, 1989: 48–62). Коркыт исеменең югарыда китерелгән башкорт вариантлары бүтән беркайда да очрамый, бигрәк тә кузкурт ~ куркурт (?) варианты кызыклы: исем составында, димәк, корт ~ курт «бүре» сүзе булган. К. Bazin L. Le nom propre d’homme Qorqut < qor qut // UAJ, 36, 1964: 278–283. Атаклы «Коркыт дәдә китабы» – угыз дастаннары җыентыгы тур. зур әдәбият бар. МНМ II: 5.

Коркыт ата исеме тат. мәкальләрендә очрый. Мәшһүр татар драматургы, шагыйрь Ф. Бурнаш Коркыт турында бер поэма язган: анда Коркыт үлемнән качып сәяхәт итеп йөри, ләкин кая гына барса да, алдына кабер килеп чыга. Шундыйрак легенда караимнарда да бар.

2000 елда Бакуда уздырылган «Тәңречелек» дип исемләнгән бер конференция материалларында Коркытның тәфсилле биографиясе бирелә: ул, имеш, 203 елда Дербентта туган, унөч яшеннән Алтайга шаманнар мәктәбенә укырга җибәрелгән, 220 елда дәдә «укытучы, мөгаллим» чинын алып, хәз. Монголия һәм Тибет өлкәләрендә сәяхәт иткән, тәңречелекне өйрәнгән, аннары Һиндстанда, Иранда, Гыйракта төрле диннәр белән танышып, туган якларына кайткан һәм өр-яңа Коркыт динен нигезләгән. Һәм коркыт сүзе илнең дин башлыгы мәгъ. кулланыла башлаган. Зәки Вәлиди дә, Коркут ул бор. төрки дәүләтләрендә «вәзир» мәгъ. дигән сүз булган яки бер вәзир булган, шуннан соңгы коркыт < коркут титул да, кеше исеме дә булган, дип язган. К. İA VI: 860–866.

Казакстанда Коркытның мәһабәт мавзолеен ясап куйганнар. Шуңа барып дога кылалар.



Предыдущая статья            Следующая статья