Тэтимол 2015

КОРГЫЛДА-У, коркылда-у «квохтать, клохтать»?, «глухо каркать (о вóронах)» – қорық (корык-корык) тәкълиди сүзеннән. Чаг. диал. корык тавык ~ төр. gurk id.

Сүзлекләрдә коргылда-у ны «квохтать» дип аңлату шик уята. В. Даль буенча, квоктать, квохтать, клохтать «особым криком проситься на яйца и сзывать цыплять». Коргылда-у исә, безнеңчә, қоррығ дип сузып, аптыраган шикелле аваз чыгару. Русча квохтать сүзенең тат. дөресе кыртлау була. Татарча тавыклар коргылдый, кургылдый, куррылдый, кыртлый, кытаклый, кытный, көртли һ.б. Гомумән, тавыкның дүрт төрле төп авазы – паникага бирелгәндәге, чебигә утырасы килгәндәге, дусларны-чебиләрне ашарга чакыргандагы һәм аптырап торгандагы озын авазы була. Соңгысына коргылдау бап килә.



Предыдущая статья            Следующая статья