Тэтимол 2015

КОРГА II, корага иск. (Г. Ибраһимов һ.б.) «военный жребий, билет при наборе солдат в царскую армию» – «хәрби жирәбә, шобага, билет (ак билет, кызыл билет булган)» ~ төр., фар. қур’а (курга дип язылган) «сайлау шары; солдатка алыну жирәбәсе; солдатка алынырлык яшь» < гар. қур‘а «шобага; лотерея шары» ← қр‘ «шакылдау, шалтырау». Будагов II: 49.

Корга системасы армиядә егерме биш ел хезмәт иткән хәрбиләрне пенсиягә җибәргәндә дә кулланылган, ягъни алар хезмәт мөддәте җиткәч тә бер юлы җибәрелмәгән. Кура сүзе Төркиядә «хәрби пенсия; пенсия урынына бирелгән җир кишәре; хәрби пенсионер» мәгъ. алган. Корга системасы Казан дәүләтендә дә булган бугай.



Предыдущая статья            Следующая статья